news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Салым декларацияләрен тапшыру өч айга чигерелә

Өстәмә кыйммәткә салым һәм иминият взнослары буенча декларацияләр 15 майга кадәр бирелергә тиеш.

Салым декларацияләрен тапшыру өч айга чигерелә
"Татар-информ" архивы

(Казан, 27 апрель, «Татар-информ» Гөлнар Гарифуллина). Салым декларацияләрен тапшыру өч айга чигерелә. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында онлайн узган матбугат конференциясендә Федераль Салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин әйтте.

РФ Хөкүмәте карары нигезендә, Татарстанда учетта булган барлык салым түләүчеләргә кагылышлы берничә ярдәм чарасы кертелгәнен белдерде.

«Марттан майга бирелергә тиешле салым декларацияләре өч айга чигерелә. Өстәмә кыйммәткә салым һәм иминият взнослары буенча декларацияләр дә бар. Алар буенча хисап 15 майга кадәр бирелергә тиеш», — диде ул.

Марат Сафиуллин салым эшләми торган көннәр тәмамлангач түләнүен искәртте. Әгәр салым түләү срогы апрельдә булса, ул хәзер майда беренче эш көненә күчә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100