news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Салым бурычы булган биш меңнән артык татарстанлы чит илгә чыга алмаган

Приставлар әҗәтлеләрнең 211 млн сумлык милкенә арест салган.

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ»). Салым буенча бурычлары өчен биш меңнән артык татарстанлының Россиядән чит илгә чыгу хокукы чикләнгән. Бу хакта Россия Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан идарәсе мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлек итү буенча баш белгеч-эксперты Лилия Хәлимова хәбәр итте.

«Суд приставлары, гражданнарны законлы таләпләрне үтәргә мәҗбүр итү максатларында, күп төрле мәҗбүри чаралар куллана. Алар арасында мөлкәткә арест салу һәм мөлкәтне алу, хезмәт хакыннан һәм банкта һәм башка кредит оешмаларында булган акчаларны тоту, мөлкәтне теркәүне тыю, транспорт чаралары белән идарә итү хокукын чикләү, шулай ук Россия Федерациясеннән читкә чыгуны чикләү бар», — диде Хәлимова.

Ул шулай ук бурычлары 30 мең сум булганда чыгу хокукын чикләү турындагы карар чыгарылырга мөмкин булуын, әмма кайчагында 10 мең сум бурычы булганнар да илдән китә алмавын әйтте.

Федераль суд приставлары хезмәте мәгълүматлары буенча, быел приставлар салым түләүләре буенча 2,7 млн сумнан артык акчаны кире кайтарган, салым бурычларын түләттерү кысаларында түләмәүчеләрнең 211 млн сумлык милкен кулга алган.

Лилия Хәлимова татарстанлыларга Федераль суд приставлары хезмәте идарәсе сайтының тиешле бүлегендә бурычлар булу-булмавы турындагы мәгълүматны тикшерергә киңәш итә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100