news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шаляпин стипендиясенә дәгъва кылучылар Татарстан Милли музеенда җырлаячак

Шаляпин стипендиясенә берничә ел элек опера җырчылары – Аида Гарифуллина, Дамир Закиров, Алексей Тихомиров һ.б. лаек булган.

20 гыйнварда 15.00 сәгатьтә Татарстан Милли музеенда Фёдор Шаляпин стипендиясенә номинантларны тыңлау булачак. Лауреатлар исемен 13 февральдә Горький һәм Шаляпин музеенда Фёдор Шаляпинның туган көнендә игълан итәчәкләр. 

«Быел Федор Шаляпинның юбилей елы – тууына 150 ел. Стипендия күләме дә арта. Узган ел ул 50 мең иде, быел стипендия күләме 100 меңгә арттырылды. Бу юлы номинантлар гадәттәгедән күбрәк – 15 кеше. Нигездә, академик вокал юнәлешендә укучы студентлар: алар өчен Шаляпин стипендиясе сәхнәгә күтәрелү өчен этәргеч булырга мөмкин», – диде Максим Горький һәм Фёдор Шаляпин музее җитәкчесе Марианна Гаврилова.

Аның әйтүенчә, Шаляпин стипендиясенә 15-35 яшьлек вокалистлар номинацияләнә. «Кайбер лауреатлар Россия опера сәхнәсенең горурлыгына әверелә, дөньяның әйдәп баручы сәхнә мәйданчыкларында үзләрен таныта. Мәсәлән, Дамир Закиров – Михаил театры, Аида Гарифуллина Арена ди Верона, Мария театрын, Вена дәүләт опера театрында, Алексей Тихомиров «Геликон – опера» театры солисты, Михаил Казаков – Зур театрда җырлый», – диде ул.

Тыңлаулар нәтиҗәләре буенча 2023 ел лауреаты билгеләнә. Лауреатлар исемен 13 февральдә Горький һәм Шаляпин музеенда игълан итәчәкләр. Аларга Федор Шаляпинның тууына 150 ел тулу уңаеннан бәйрәм программасы вакытында стипендия тапшырачаклар.

«Һәр номинант академик вокал жанрында ике әсәр башкара. Номинантларны концерт оешмалары һәм уку йортлары тәкъдим итә ала. Төп шарт – академик вокал юнәлеше булырга тиеш. Поп, рок, эстрада түгел, бары тик ике төрле характердагы академик әсәр башкарылырга тиеш. Татарстан Милли музее – стипендияне гамәлгә куючы гына түгел, музыкаль номерларны башкару өчен менә дигән мәйданчык. Биредә бик яхшы акустика», – диде Марианна Гаврилова.

  • Шаляпин стипендиясенең тарихы 1912 елдан башлана. Федор Шаляпин Казанның алтынчы башлангыч училищесының иң яхшы укучысына исемле стипендия булдыра. Стипендия 1990 елларда яңартыла. Стипендияне гамәлгә куючы – Татарстан Милли музее, ә аның филиалы – Горький һәм Шаляпин музее конкурсның сайлап алу турын оештыра. Традиция буенча Шаляпинның туган көнендә – 13 февральдә лауреат исемен игълан итәләр һәм стипендия тапшыралар.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100