Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Шаляпин фестивалендә «Сөембикә» операсы да күрсәтеләчәк
Ф.И.Шаляпин исемендәге XLIII Халыкара опера фестивалендә Резеда Әхиярованың «Сөембикә» операсы да күрсәтеләчәк.
«Фестиваль 2025 елның 31 гыйнварыннан 2 мартка кадәр үткәреләчәк. Фестиваль программасы Ж.Бизеның «Кармен» операсының премьерасы белән ачыла», – дип хәбәр итә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрының матбугат үзәге.
Театр «Сөембикә» операсын 8 февральдә күрсәтәчәк.
Афишада традиция буенча классик репертуарга караган әсәрләрдән Дж.Пуччининың «Тоска» һәм «Мадам Баттерфляй» (19 һәм 21 февраль), Дж.Вердиның «Трубадур» (27 февраль), П.Чайковскийның «Пиковая дама» (16 февраль) бар. 13 февральдә - Ф.И.Шаляпинның туган көнендә театр сәхнәсендә М.Мусоргскийның «Борис Годунов» музыкаль драмасы тәкъдим ителә.
Фестиваль программасы 1 һәм 2 март көннәрендә гала-концерт белән төгәлләнә.
- «Сөембикә» операсының премьерасы 2018 елның 26, 27 сентябрь көннәрендә үтте. Либретто авторы – Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз