news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Салонында пассажиры имгәнгән троллейбус йөртүчесен ЮХИДИ хезмәткәрләре эзли

Троллейбус йөртүче кеше имгәнгән кызга ярдәм итеп тормыйча, һәлакәт урыныннан китеп барган.

(Казан, 10 октябрь, “Татар-информ”). Казанда троллейбус салонында пассажир кыз имгәнгән. Бу троллейбусны йөртүчене ЮХИДИ хезмәткәрләре эзли. Бу хакта “Татар-информ”га шәһәр Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Кичә иртән Патрис Лумумба урамындагы 3нче йорт каршында троллейбус салонында 28 яшьлек кыз егылган. Җәмәгать транспортын йөртүче пассажирга ярдәм итмичә, урыннан китеп барган.

Егылу аркасында кызның күп урыннары бәрелгән, сыдырылган.

Казан Дәүләт автоинспекциясе әлеге хәл шаһитларын 5-333-819, 5-333-848 телефонына шалтыратырга сорый.

news_right_1
news_right_2
news_bot