news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Салмыш ир, Кабан күлендә бозда йоклап, чак кына үлми калган

Коткаручылар исерек ир-атны боздан ярга чыгарып, ашыгыч ярдәм табибларына тапшырган.

Салмыш ир, Кабан күлендә бозда йоклап, чак кына үлми калган
Салават Камалетдинов

(Казан, 27 гыйнвар, “Татар-информ”). Казанда салмыш ир-ат Кабан күлендә бозда йоклап киткән һәм чак кына туңып үлмәгән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Хәбәр Казан шәһәренең 112 экстрен хезмәте номерына кичә 11 сәгать 2 минутта килгән. Ир-атны эзләргә Гражданлык саклау идарәсе эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре юнәлгән.

Коткаручылар салмыш ир-атны Түбән Кабан күле уртасыннан йоклап яткан хәлендә табып алган. Аны боздан ярга чыгарып, ашыгыч ярдәм табибларына тапшырган. Ул туңарга өлгермәгән, исән калган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100