news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Салмачыдагы хостелда янгын чыккан, зыян күрүчеләр бар

Узган төндә 112 бердәм номерына Салмачы торак массивының Тынычлык урамында урнашкан хостелда янгын чыгуы хакында хәбәр килгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Фото: © Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте

Урынга килгәч, янгын сүндерүчеләр ике катлы кирпеч йортның чарлагына ут кабуын ачыклаган. Бинадан 14 кеше урамга чыгып өлгергән. Янгынның мәйданы 50 квадрат метр тәшкил иткән.

Соңрак ут белән көрәшүчеләр янгынны сүндергән.

Фото: © Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте

Нәтиҗәдә, 24 яшьлек егет зыян күргән. Яну продуктлары белән агуланган егет хастаханәгә барудан баш тарткан.

Хәзер янгынның сәбәбен ачыклыйлар. Якынча мәгълүматлар буенча, янгын электр җиһазын файдалану кагыйдәләрен бозу аркасында чыккан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100