Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Салмачы һәм Көек бистәләре халкына «Алма бакчасы» проекты төзелеше турында сөйләделәр
Шәһәр администрациясе һәм төзелеш проектлары эшләүчеләр җирле халык белән очрашуда Казандагы Салмачы һәм Көек бистәләре территориясе үсеше турында фикерләште. Очрашуда Казанның көньяк-көнчыгышындагы бистәләр янында урнашкан «Алма бакчасы» проекты турында да сөйләштеләр.
«Алма бакчасы» проекты ун елдан артык эшләнә. Заказчысы – ASG invest компанияләр төркеме, ул баштарак Казанның көнчыгыш дугасының, ягъни «Алма бакчасы» проекты да кергән өлешенең транспорт каркасын эшләүне финанслаган. Проектны Олег Григорьев (ТР Пространстволы планлаштыру институты директоры, Казан-2040 яңа генераль планын төзүне җитәкләгән – Т-И искәрмәсе) җитәкчелегендә Мәскәү Генераль план институты эшли.
«Көнчыгыш дуга» һәм «Алма бакчасы» проекты аерым алганда шәһәр агломерациясе полицентризмы, кирәкле инфраструктураның проектлана торган территориянең теләсе кайсы җиреннән 15 минутлык ераклыкта булуы һәм маятник миграциясен киметү идеяләренә нигезләнгән.
Салмачы һәм Көек бистәсендә яшәүчеләргә бу проект турында төгәлрәк сөйләделәр.
«Алма бакчасы» территориясе 380 гектарны тәшкил итә. Шуның нибары 87 гектары торак төзелешенә тәгаенләнгән, 1290 кв. метр торак төзеләчәк. Төзелеш тыгызлыгы бер гектарга 3,3 мең квадрат метр дәрәҗәсендә булыр дип фаразлана. Чагыштыру өчен: шәһәрдә төзелешнең уртача тыгызлыгы гектарга якынча 10 мең кв. метр, ә аерым төзелеш тыгызлыгы гектарына 15-20 мең кв. метрны тәшкил итә.
Проектта аерым биек акцентлар белән 4-8 катлы күп катлы төзелеше дә, шәхси торак төзелеше зонасы да каралган. Күп катлы төзелеш шәхси сектордан социаль объектлар, яшел зоналар һәм биек булмаган төзелеш – йортлар янындагы сити-хауслар белән аерылып тора.
«Алма бакчасы»нда 3530 урынлы 12 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы, 7505 укучыга исәпләнгән биш мәктәп, сәнгать мәктәпләре, музыка һәм хореография түгәрәкләре, мәдәни-күңел ачу үзәкләре, дүрт спорт комплексы, ачык һәм ябык бассейннар, сәүдә һәм җәмәгать туклануы объектлары, халыкка хезмәт күрсәтү һәм медицина оешмалары төзү планлаштырыла.
Моннан тыш, проект юлларны һәм җәмәгать транспортын үстерүне дә күздә тота. Мәсәлән, Оренбург тракты һәм Рихард Зорге урамнары ягыннан килә торган юллар төзелеше планлаштырыла, алга таба бу юллар төньякка таба сузылачак һәм бүген төзелеп килә торган Вознесение тракты белән кушылачак.
Бу магистральләр гомумшәһәр әһәмиятендәге урамнар булып санала һәм сәгатенә бер полосадан 1200 машина уздыра торган алты полосалы булуны күздә тота. Территория хуҗасы линия объектлары буенча проект төзүне финанслаган инде. Зорге урамына кадәр юл салуның беренче этабы инде төгәлләнгән, ә 2023 елның декабрендә Пространстволы планлаштыру институты белән килешү төзелгән, бөтен ераклыкка проектны эшләү түләнгән. Бу юл «Алма бакчасын», шулай ук шәһәрнең башка районнары, Зорге урамы, Вознесение һәм Мамадыш трактлары, М7 трассасы белән тоташтырачак.
«Алма бакчасы» аркылы җәмәгать транспорты уздыру да күздә тотыла – микрорайонда автобуслар өчен биш тукталыш каралган.
«Алма бакчасында» эшлекле өлкә өчен 27 гектар мәйдан каралган. Коммерцияле биналар һәм халыкка хезмәт күрсәтү өчен аерым объектлар төзеләчәк. Аларда якынча 10 050 эш урыны булдырыла, бу халыкның «үзәк – периферия» принцибы буенча эшкә йөрүен киметә.
«Шәһәр җитәкчелеге проектка бик җитди таләпләр куйды. Проектта аны тормышка ашыру чиратлары төгәл күрсәтелгән, бу халыкны йортларны инфраструктурасыз төзүдән саклаячак. Мондый хәл булмаячак!» – дип ышандыра проект авторлары.
Очрашуда инициатива төркеме вәкилләре «Алма бакчасы» проектына карата җирле халыкта әллә ни әһәмиятле сораулары юк, дип белдерде. Нәтиҗәдә, ике як та коммуникациядә булырга һәм Салмачы белән «Алма бакчасы» арасында табигый чик булачак яшел зонаны күчерү мөмкинлеген анализлау турында килеште.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз