news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Салмачы бистәсендә авариядә бер кеше һәлак булган һәм биш кеше зыян күргән

Салмачы бистәсендә үлемгә китерүче юл-транспорт һәлакәте булган. Шәһәр дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, авария Үзәк урамындагы 181 нче йорт каршында булган.

Беренчел мәгълүматлар буенча, «Лада» һәм Renault машиналары бәрелешкән. Ике машинаның да тизлеге бик югары булган. Машиналарның берсе хәтта яна башлаган.

Фото: © шаһитләр

Юл-транспорт һәлакәтендә Россиядә җитештерелгән машина йөртүчесе һәлак булган. Renault машинасындагы өч ир-ат, хатын-кыз һәм бала төрле җәрәхәтләр белән хастаханәгә озатылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot