news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Салмачы бистәсендә юл һәлакәтендә яшь егет һәм кыз имгәнгән

Яшьләр утырган "Лада" идарәсен югалтып, каршы як полосага чыккан һәм ике машинага бәрелгән.

(Казан, 23 октябрь, "Татар-информ"). Казанның Салмачы бистәсендә җитди юл һәлакәте булган. Яшь егет һәм кыз имгән. Бу турыда шаһитлар "Татар-информ"га хәбәр итте.

Кичә кич белән бистәнең Үзәк урамында авария була. 12нче модельле "Лада" йөртүчесе тизлеген күпкә арттыра. Ул идарәсен югалта һәм каршы як полосага очып чыга. Бу машина каршыга килүче "Лада" һәм "Лексус" машиналарына бәрелә.

12нче модельле "Лада"ны йөртүче егет һәм аны пассажир кызы имгәнә. Аларны "ашыгыч ярдәм" белән хастаханәгә китерәләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot