news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Салмачы бистәсендә «Лада» бәрдергән хатын хастаханәдә үлгән

Юл һәлакәте кичә Үзәк урамдагы 74нче йорт каршында булган.

(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ»). Казанның Салмачы бистәсендә «Лада» шоферы 78 яшьлек хатын-кызны бәрдергән. Җәяүле алган җәрәхәтләрдән хастаханәдә үлгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына шәһәр Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.

«19 декабрь кичендә «Лада Калина» автомобилен идарә итүче 33 яшьлек ир-ат Үзәк урамдагы 74нче йорт каршында юл читеннән барган 78 яшьлек хатын-кызны таптаткан», - дип белдерделәр шәһәр Дәүләт автоинспекциясендә.

Төрле тән җәрәхәтләре алган әбине хастаханәгә озатканнар. Табиблар аның гомерен саклап калу өчен барысын да эшләүгә карамастан, зыян күрүче алган җәрәхәтләрдән хастаханәдә үлгән.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100