news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Салмачы бистәсендә җиңел машина тиешсез урында юл аша чыккан хатын-кызны бәрдергән

Җәяүлеләр кичүе юл һәлакәте булган урыннан нибары 300 метр ераклыкта урнашкан.

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Юл-транспорт һәлакәте бүген иртәнге алтыда Казанның Салмачы бистәсе Үзәк урамындагы 57нче йорт каршында булган. Биредә Volkswagen автомобиле тиешсез урында юл аркылы чыгарга уйлаган хатын-кызны бәрдергән.

«Карап торышка зыян күрүчегә 60 яшьләр тирәсе. Урынга килгән ашыгыч ярдәм табиблары аны хастаханәгә алып китте», — дип белдерделәр «Татар-информ» агентлыгына шәһәр Дәүләт автоинспекциясендә.

Шаһитлар әйтүенчә, җәяүлеләр кичүе юл һәлакәте булган урыннан нибары 300 метр ераклыкта урнашкан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100