news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Салкыннарга ияләнә тору өчен Казанга иртәрәк кайттык – Хавьер Грасия

"Рубин" футбол командасының баш тренеры Хавьер Грасия Россия кубогы ярышларының финалына кадәр барып җитәргә хыяллана.

Салкыннарга ияләнә тору өчен Казанга иртәрәк кайттык – Хавьер Грасия
Ильнар Тухбатов

(Казан, 27 февраль, «Татар-информ», Фәрит Салихов). "Рубин" футбол клубы бүген матбугат конференциясе уздырды. Команданың баш тренеры Хавьер Грасия кышкы тәнәфестә уздырган җыеннарга нәтиҗә ясады һәм сезонның икенче өлешенә әзерлек турында сөйләде.

"Җыеннарның ничек узуы һәм сезонның икенче өлешенә әзерлек белән мин бик канәгать. Иптәшләрчә очрашулар аша билгеле бер күләмдә күнегүләр уздыруны максат итеп куйган идек һәм шуңа ирештек тә. Контроль уеннар бик күп булды. Аларда команда үзен яхшы күрсәтте, барлык футболчылар да тиешле дәрәҗәдә уйнады. Без яхшы форма тупладык", – диде Хавьер Грасия.

Дөрес, команданы имгәнүләр дә читләп үтмәгән. Баш тренер соңгы уенда кайбер футболчыларның сафтан чыгуын әйтеп узды.

"Соңгы матчта Рубен Рочина имгәнде. Күпме вакыт уйный алмаячагын әле әйтеп булмый. Аннан тыш Максим Лестьенн һәм Алекс Сонг та имгәнде. Шул ук вакытта кышкы тәнәфестә командада үзгәрешләр дә булды – кайбер уенчылар командадан китте. Хәзер безнең төп максат – калган уенчылар белән югары нәтиҗәләргә ирешү. Сезонның калган өлешендә 16 матч уздырырга хыялланабыз – аның 13е Россия чемпионатында булса, калган өчесе Россия кубогы матчлары", – ди баш тренер команданың Россия кубогында финалга кадәр узарга нияте барлыгын күрсәтеп.

Испаниядә уңайлы шартларда җыеннар уздырган команда 1 мартта – карлы кышта Казанда елның беренче рәсми матчын уздыра. Бу көнне "Рубин" Россия кубогы ярышларының 1/4 финал раундында Новосибирскиның "Сибирь" командасы белән очраша.
 
"Казанга 24 февральдә үк кайттык. Мондагы уен кырына, һава торышына ияләнеп өлгерергә тиешбез. Төп составны ачыкладыгызмы, дисезме? Ачыкладым. Әмма мин уенчыларны төп һәм запастагыларга бүлеп карарга яратмыйм. Барысы да – төп состав уенчылары, – ди Хавьер Грасия.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100