Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Салкыннар сәбәпле, Татарстанда табигый газны куллану күләме арткан
«Газпром трансгаз Казан» компаниясе 23 гыйнварда республикада урнашкан аномаль салкын һава шартларында Татарстан кулланучыларына табигый газ бирү буенча рекорд куйган. Бу хакта предприятиенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Яңа тарихи максимум тәүлегенә 85,5 млн куб. метр газ тәшкил иткән. Бу 2023 елның 11 декабрендә куелган 83,3 млн куб метрлы рекордтан 2,2 млн куб метрга күбрәк.
Компаниядә белдерүләренчә, мондый зур күләм югары йөкләнешләр вакытында төбәкне газ белән тәэмин итүнең ышанычлы булуын раслап кына калмый, ә динамик рәвештә үсүче республиканың тотрыклы рәвештә үсә баручы ихтыяҗларын да күрсәтә.
Газның рекордлы күләменең шактый өлеше, 17,5 млн куб.метр, торак-коммуналь хуҗалык ихтыяҗларына юнәлдерелгән, дип билгеләп үттеләр компаниянең матбугат хезмәтендә.
Шул ук вакытта газның төп күләме, 68 млн куб метр, республиканың энергетика предприятиеләре һәм сәнәгать комплексы эшен тәэмин итүгә юнәлдерелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз