news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Салкынча антициклон килү сәбәпле, Татарстанда эсселек бераз кими

Салкынча антициклон килү сәбәпле, Татарстанда эсселек бераз кими
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Бүген, 21 майда, Татарстанда салкынча антициклон килү сәбәпле температура фонының түбәнәюе көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Республикада алмашынучан болытлы һава торышы фаразлана. Кичәге көннән аермалы буларак, сизелерлек явым-төшем көтелми.

Төньяк-көнбатыштан секундына 4-9 метр тизлектә җил исә, көчәйгәндә аның тизлеге урыны белән 13 метрга (Казанда 12 метрга) кадәр җитә.

Төнлә һава температурасы +15 градустан артмаса, көндез республикада термометрның терекөмеш баганасы +22..+27 градуска (ТР башкаласында +24..+26 градуска) кадәр күтәреләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot