news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Салкын вакытта мәктәпләрдә дәресләрне кичектерү тәртибе турында аңлаттылар

Салкын вакытта мәктәпләрдә дәресләрне кичектерү тәртибе турында аңлаттылар
Владимир Васильев, архив

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы салкында мәктәпләрдә дәресләрне кичектерү мөмкинлеге турында аңлатты. Республикада уртача һава температурасы нормадан тугыз һәм аннан да күбрәк градуска түбән булу сәбәпле, ведомство муниципалитетларга тәкъдимнәр җибәрде.

«Авыл мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында дәресләр һава температурасы -23 градус, ә шәһәр мәктәпләрендә башлангыч һәм авыл мәктәпләрендә 5-9 сыйныф укучылары һава температурасы -25 градус булганда, шулай ук шәһәр мәктәпләрендә 5-9 сыйныф укучылары өчен -27 градус булганда кичектерелергә мөмкин. 10-11 сыйныфта укучылар өчен дәресләр -30 градус булганда авыл мәктәпләрендә, ә шәһәрдә -32 градус булганда кичектерерлергә мөмкин», диелгән Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәрендә.

Моннан тыш, башлангыч сыйныфлар өчен урамда физкультура дәресләрен һава температурасы -3 градустан түбән булмаса һәм җилнең тизлеге 6-10 метдан артмаса үткәрергә мөмкин, ә өлкән сыйныфлар өчен һава торышы -10 градустан түбән булмаска тиеш.

Министрлык һава температурасы -25 градус һәм түбәнрәк булганда, балаларны мәктәп автобусларында йөртмәскә һәм муниципаль берәмлектән алып чыкмаска киңәш итә.

Мәгариф идарәсе һәм мәгариф оешмалары органнары җитәкчеләре көчле салкыннар вакытында җылылык белән тәэмин итү системасы эшенә контрольне көчәйтергә тиеш.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Татарстанда аномаль салкыннар сәбәпле, шторм кисәтүе игълан ителде. Метеорологларның якынча мәгълүматлары буенча, республика территориясендә көчле салкыннар 9 декабрьгә кадәр саклана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100