news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Салкын тиеп авыручылар «ашыгыч ярдәм»не һәм табибларны ешрак чакырта башлады

Республикада яшәүчеләр табибларга ютәлгә һәм югары температурага зарлана.

Салкын тиеп авыручылар «ашыгыч ярдәм»не һәм табибларны ешрак чакырта башлады
архив/Владимир Васильев

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанда яшәүчеләр кискен тын юллары вирус инфекциясе билгеләре барлыкка килгәндә табибларны ешрак өйгә чакырта башлады. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков сөйләде.

«Без кискен тын юллары вирус инфекциясе диагнозы буенча „ашыгыч ярдәм“ чакыру саны артуын теркибез. Әмма бу чакырулар саны артуы көтелгән иде. Өстәвенә, чакыруларның бер өлешен поликлиникалар кичектергесез ярдәм режимында яки табиб чакыру рәвешендә терки», — диде спикер.

Министр урынбасары сүзләренчә, бу саннар арту елның салкын вакыты белән аңлатыла. Әмма коронавирус пандемиясе сәбәпле, республикада яшәүчеләрнең саклыгы да бу күрсәткечләргә йогынты ясый.

Татарстанлылар табибларга ютәл, югары температура һәм башка билгеләр буенча мөрәҗәгать итә.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot