news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Салкын Чишмә бистәсендә заманча иҗтимагый-социаль үзәк ачылды

Салкын Чишмә бистәсендә заманча иҗтимагый-социаль үзәк ачылды

(Казан, 17 декабрь, "Татар-информ", Ирина Ксенофонтова). Бүген республиканың Минзәлә районының Салкын Чишмә бистәсендә заманча иҗтимагый-социаль үзәк ачылды.

Агымдагы елның сентябрендә "Лига" ҖЧҖ төзүчеләре авыл мәдәният йортын реконструкцияләргә керешкән. Сентябрьдә Минзәлә районында ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов катнашындагы күчмә киңәшмәдә әлеге социаль проектны торгызу карары кабул ителгән. Клубны реконструкцияләүгә республика бюджетыннан 1,5 миллион сум күләмендә акча бүлеп бирелгән. Кечкенә газ казаннары белән җиһазланган иҗтимагый-социаль үзәктә 80 урынлы уңайлы тамаша залы гына түгел, ә 20 укучы сыя торган башлангыч мәктәп, шулай ук спорт залы урнашкан.

Салкын Чишмәдә мөһим социаль объектны ачу тантанасында ТР мәгариф министры урынбасары Любовь Овсиенко, ТР мәдәният министры урынбасары Рафаэль Вәлиев, Минзәлә районы хакимияте башлыгы Георгий Куприянов һ.б. катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100