Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Һава торышы салкын булу сәбәпле, мәктәп расписаниеләренә үзгәрешләр кертелде
Урамда - 25 градус һәм аннан да түбән булганда, балаларны мәктәп автобуслары белән йөртүне һәм балаларны муниципаль берәмлекләрдән читкә чыгаруны туктатырга тәкъдим ителә.
(Казан, 24 февраль, «Татар-информ»). Кинәт суытып җибәрү һәм көчле салкыннар булу сәбәпле, ТР мәгариф һәм фән министрлыгы һава температурасы түбән булуга бәйле рәвештә, уку дәресләрен үткәрмәү мөмкинлеге турында искәртә.
Министрлык хәбәр иткәнчә, дәресләр түбәндәге очракларда үткәрелмәскә мөмкин:
- минус 23 градус булганда авыл мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында,
- минус 25 булганда шәһәр мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында һәм авыл мәктәпләренең 5-9 сыйныфларында,
- минус 27 булганда шәһәр мәктәпләренең 5-9 сыйныфларында,
- минус 30 градус булганда авыл мәктәпләренең 10-11 сыйныфларында,
- минус 32 градус булганда шәһәр мәктәпләренең 10-11 сыйныфларында.
Кышкы чорда, санитар нормалар һәм кагыйдәләр нигезендә, ачык һавада физкультура дәресләре башлангыч сыйныф укучылары өчен һава температурасы өч градустан да ким булмаган, җил тизлеге секундына 6-10 метрдан да артмаганда, өлкән сыйныф укучылары өчен минус 10 градустан да ким һәм җилнең тизлеге секундына 6-10 метрдан да ким булмаган очракта рөхсәт ителә.
Шул ук вакытта ТР мәгариф һәм фән министрлыгы урамда һава температурасы минус 25 градус һәм аннан да түбән булганда, балаларны мәктәп автобуслары белән йөртүне һәм балаларны муниципаль берәмлекләрдән читкә чыгаруны туктатырга тәкъдим итә.
ТР мәгариф идарәсе органнары һәм мәгариф оешмалары җитәкчеләренә көчле салкыннар чорында җылылык белән тәэмин итү системаларының эшен контрольдә тотуны көчәйтергә тәкъдим ителде, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз