news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Салих Сәйдәшевның тууына 125 еллыгы уңаеннан һәйкәленә чәчәкләр салынды

Салих Сәйдәшевның тууына 125 еллыгы уңаеннан һәйкәленә чәчәкләр салынды
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Бөек татар композиторы Салих Сәйдәшевның тууына 125 еллыгын искә алып, аның һәйкәленә чәчәкләр салынды. «Бүген Салих Сәйдәшевның гына түгел, татар профессиональ музыка сәнгатенең туган көне. Без Тукаебыз, Җәлилебез, Сәйдәшебез булган бай халык. Аның «Кызыл Армия маршы» да, «Әдрән диңгез» кебек уйчан һәм тирән романсы да, гаҗәеп җиңел «Кояшлы вальс» та бар», – диде Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова.

«Быел кояш күренмәсә дә, декабрь шактый җылы, ә бит бу вакытта 20-25 градус салкын чаклар да булды, ләкин бу көнне нинди генә һава торышы булуга карамастан, Салих Сәйдәшев һәйкәле янына һәрчак кеше килде», дип дәвам итте.

Министр бүген Салих Сәйдәшев музеенда экспозиция ачылачагын искәртте. Безнең өстә профессиональ иҗади интеллигенция мирасын саклау бурычы торганын да ассызыклады.

Татарстан Композиторлар берлеге рәисе Ильяс Камал да сүзләрен Салих Сәйдәшевның чиксез зур мирасыннан башлады. «Аның әсәрләре генә түгел, безгә биреп калдырган юнәлеше – көнчыгыш һәм көнбатыш музыкасын тоташтыруы да кыйммәтле. Бу бүген дә актуаль, без аның юлыннан барабыз», диде композитор.

Салих Сәйдәшев һәйкәле янына җыелган иҗади интеллигенция, студентлар һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot