Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Салих Сәйдәшев музеенда музыкаль-әдәби фатирник була
Казанлыларны җәйнең соңгы көнен җылы иҗади мохиттә озатырга чакыралар. Бүген, 31 августта, 18:00 сәгатьтә Салих Сәйдәшев музеенда музыкаль-әдәби фатирник була. Чарада теләге булган һәркем катнаша алачак. Бу хакта музейның телеграм-кfналында хәбәр ителә.
Катнашучылар яраткан җырларын һәм шигырьләрен тыңлый яки башкарып күрсәтә алачак. Иҗади кичә дусларча очрашу һәм фикердәшләр белән аралашу өчен шәп мөмкинлек булачак. Чара ачык микрофон форматында узачак. Теләге булган һәркем сәхнәгә чыгып үзенең иҗатын тәкъдим итә алачак.
Керү ирекле. Катнашучылар үзләре белән утыру өчен кечкенә җәймәләр һәм музыкаль кораллар алып килә ала, диелә хәбәрдә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз