news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Салих Сәйдәшев музеенда борынгы суфи мотивларыннан торган импровизация кичәсе булды

Салих Сәйдәшев музеенда борынгы суфи мотивларыннан торган импровизация кичәсе булды
Зилә Мөбәрәкшина

Татарстан Милли музее филиалы Салих Сәйдәшев музеенда уйлану кичәсе булды. Кичәдә мультиинструменталист Айдар Абдрахимов кунаклар өчен төрле музыка уен коралларында этник музыка яңгыратты, шулай ук, кунакларга чәй тәкъдим ителде.

Тамашачылар музыканттан кул сузымы ераклыгында утырды, чәй эчеп, борынгы суфи мотивларын тыңладылар, фикер алыштылар.

Айдар Абдрахманов музыка белән 13 ел шөгыльләнүен әйтте. «Төрле халыкларның уен кораллары белән мавыгам. Гомумән, музыка уен коралларында уйнарга яратам. Иң беренче уен коралы – гитара иде. Теләсә кайсы уен коралында уйнап, илһамланам, медитация халәтенә керәм. Кемдер рәсем ясаганда, музыка белән шөгыльләнгәндә шундый хис кичергәндер. Минем бүген шушы мохитне тудырасым, кемнедер илһамландырасым, хисләндерәсем килде. Бүген мин үз-үзем өчен уйнадым. Мин - музыкант, кешеләр белән музыка телендә аралашам», – дип сөйләде ул.

«Гадәттә, концертлар рәсми төстә үткәрелә: сәхнәгә артист чыга һәм чыгыш ясый, залда утырган тамашачылар артистның чыгышын игътибар белән карап, алкышлыйлар. Артист белән халык арасында ниндидер киртә бар. Артист сәхнәдә «битлек» кияргә мәҗбүр була. Бүген исә без барыбыз да бер дәрәҗәдә идек, тамашачылар арасында киртә булмады», – диде музыкант.

Ул бүгенге кичәне уйлану кичәсе дип атады. «Бүген мин төрле темаларга уйланып карадым. Минем зур мәйданчыкларда чыгыш ясаганым булды. Бер яктан, бу бик шәп. Ә монда мин «битлек»не салдым, үзем булып калдым. Әйтерсең, өемә кунакка килгәннәр. Тамашачыларны Иран, Төрекмән музыка уен кораллары белән таныштырдым, чыгыш ясау тәҗрибәм турындагы фикерләрем белән уртаклаштым», – диде Айдар Абдрахимов.

Музыкант импровизацияләп уйнавын әйтте. «Көй шул ук мизгелдә туа, ә аның дәвамын мин алдан уйлый торам. Баш миен эшкә җигәргә туры килде. Чаңгыда шуган кебек. Син алга таба да карарга тиеш, шул ук вакытта кабатланырга тиеш түгел, яңа мотивлар тудырырга тиешсең. Уйнаган вакытта миңа бик рәхәт булды», – диде ул.

«Чарага шулкадәр күп кеше җыелыр дип көтмәдем. Айдарның нәрсә уйнаячагын белмәдем, чөнки бу импровизация кичәсе иде. Аның сәләте, тырышлыгына ышандым. Шулай, үзебезне сынап карарга булдык. Төп максат – һәр чараны неформаль, дустанә рәвештә үткәреп, халыкны җәлеп итү. Халык чараны җылы кабул итте, хис-кичерешләрен ачыктан-ачык белдерделәр. Бу – сыйфатның күрсәткече. Мондый чараларның дәвамы булачак», – дип сөйләде «Татар-информ»га Салих Сәйдәшев музее җитәкчесе Айдар Әхмәдиев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100