news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Салих Сәйдәшев музее туган көнендә камера оркестры ачык һавада концерт куя

Салих Сәйдәшев музее туган көнендә камера оркестры ачык һавада концерт куя
Салих Сәйдәшев музее
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

25 июньдә 19.00 сәгатьтә Татарстан Милли музее филиалы – Салих Сәйдәшев музее 31 еллыгын билгеләп үтә. Шул уңайдан, дирижер Айдар Ниязов җитәкчелегендә яшь виртуозларның камера оркестры Салих Сәйдәшев музее ишегалдында ачык һавада концерт куя. Концертта композитор Салих Сәйдәшев әсәрләре дә яңгыраячак.

«Концерт безнең оркестр һәм Салих Сәйдәшев музее инициативасы белән оештырыла. Оркестрыбыз апрельдә җәйге сезонын ачты – җәйге концерт куясыбыз килде. Салих Сәйдәшев музее директоры Айдар Әхмәдиев та бу фикергә каршы килмәде. Узган ел музейның 30 еллыгы булды, әмма аны зурлап үткәрә алмадылар. Быел зурлап үткәрәсебез килә», – диде «Татар-информ» хәбәрчесенә оркестрның җитәкчесе, дирижер Айдар Ниязов.

Аның әйтүенчә, Салих Сәйдәшев музее моннан 31 ел элек Анатолий Шутиков җитәкчелегендәге оркестр чыгышы белән рәсми төстә ачылган булган.

«Программада Салих Сәйдәшевның драмаларга язган әсәрләре һәм иң соңгы иҗат ителгән әсәре – «Җырларым» яңгыраячак. Шулай ук, Солтан Габәши, Фәрит Яруллин («Шүрәле» балетыннан сюита), Әнвәр Бакиров («Су анасы» балетыннан яңа сюита), Нәҗип Җиһанов әсәрләрен дә ишетеп булачак. Моннан тыш, Каюм Байбуров, Флора Хәсәнова эшкәртүендәге әсәрләр дә булачак», – диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100