Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Салих Сәйдәшев музее татарча өстәл уеннары кичәсенә чакыра
Казандагы Салих Сәйдәшев һәм татар музыкасы музеенда татарча өстәл уеннары кичәсе узачак. Әлеге чара шәһәр халкына һәм кунакларына кичке ялны файдалы һәм күңелле итеп үткәрергә мөмкинлек бирә, дип хәбәр ителә музейның телеграм-каналында.
Чара 9 сентябрьдә 19:00 сәгатьтә башлана.
Оештыручылар билгеләп үткәнчә, кичә барышында катнашучылар төрле мавыктыргыч өстәл уеннарында көч сынаша, дуслык атмосферасында аралаша һәм үзләре өчен яңа уеннар ача алачак. Бу – кичке ялны дуслар һәм гаилә әгъзалары белән бергә уздыру өчен яхшы мөмкинлек.
Музей хезмәткәрләре барлык теләүчеләрне, яшьләрне һәм өлкәннәрне, шулай ук актив ял итәргә яратучыларны әлеге мавыктыргыч кичәдә катнашырга чакыра.
Керү ирекле.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз