Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Салих Сәйдәшев музее ишегалдында «Тиз танышулар» кичәсе узачак
14 июньдә 19:00 сәгатьтә Салих Сәйдәшев музее ишегалдында «Тиз танышулар» кичәсе узачак. Бу — ачык һавада үтә торган җылы һәм камералы формат: җанлы музыка, җәйге атмосфера, татар рухы һәм җылы әңгәмәләр. Бу хакта Татарстан Милли музее матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чара ничек узачак:
- килүгә бейдж һәм хуш исле татар чәе аласыз;
- бер-берегез белән берничә минут дәвамында күзгә-күз аралашасыз;
- махсус картада үзегезгә ошаган кешеләрне билгелисез;
- әгәр симпатия җаваплы булса — без сезгә бер-берегезнең элемтә мәгълүматларын җибәрәчәкбез.
Катнашучыларны нәрсә көтә:
- Казан үзәгендә урнашкан ишегалды;
- йөрәк тибешен яшерерлек җанлы музыка;
- аралашу өчен кызыклы һәм гадәти булмаган темалар;
- аралашуны дәвам итәргә теләүчеләр өчен ирекле формат.
Катнашучыларның яше — 27-40 яшь.
Урыннар саны чикләнгән. Катнашу өчен анкета тутырып җибәрергә кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз