news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Салих Сәйдәшев һәм татар музыкасы музее мөдире итеп Айдар Ниязов билгеләнде

Салих Сәйдәшев һәм татар музыкасы музее мөдире итеп Айдар Ниязов билгеләнде
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстан Милли музее филиалы – Салих Сәйдәшев һәм татар музыкасы музее мөдире итеп Айдар Ниязов билгеләнде. Бу хакта музейның матбугат хезмәте хәбәр итә.

  • Айдар Динар улы Ниязов – музыкант, дирижер һәм татар музыка сәнгатенә битараф булмаган яшь белгеч. Ул Ильяс Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятенең вокал бүлеген тәмамлаган, хәзерге вакытта Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясендә симфоник дирижерлык белгечлеге буенча белем ала. Шулай ук ул «Милли музыка» оркестрының сәнгать җитәкчесе булып тора.

«Айдарның һөнәри тәҗрибәсе, милли музыкага мәхәббәте һәм мәдәниятне үстерүгә яңача карашы музейның иҗади тормышына яңа сулыш өрер, яңа проектларны тормышка ашырыр һәм музейга тагын да күбрәк кунаклар җәлеп итәр дип ышанабыз. Айдарны җаваплы вазифага билгеләнүе белән котлыйбыз, иҗади уңышлар, илһам һәм музей коллективы белән бергә күп матур эшләр башкаруын телибез», – диелә хәбәрдә.

  • Драматург, музыкант Айдар Әхмәдиев 2024-2026 елларда музейның мөдире булды, хәзерге вакытта ул Татарстан Милли музеенда башка вазифага билгеләнгән.
news_right_1
news_right_2
news_bot