Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Салих Сәйдәшев һәм татар музыкасы музее «Кадерле кичләр» чарасына чакыра
8 июльдә 19:00 сәгатьтә Салих Сәйдәшев музее ишегалдында SäydäşART җәйге фестивале кысаларында «Кадерле кичләр» дип исемләнгән музыкаль кичә үтәчәк. Кунакларны татар моңы, дәртле биюләр, күңелле уеннар, аралашу һәм яңа танышулар белән тулы җылы җәйге атмосфера көтә.
«Кадерле кичләр» – музей ишегалдында татар мәдәниятенең рухын тоеп, җәйге кичне күңелле итеп үткәрү мөмкинлеге. Чара иҗатны, аралашуны һәм ялны берләштергән ачык мәдәни мәйданчыкка әвереләчәк, дип хәбәр итә Татарстан Милли музее матбугат хезмәте.
Программада җанлы татар музыкасы, милли биюләр, кызыклы бәйгеләр, уеннар һәм танышу мәйданчыклары каралган. Бу кичәдә һәркем үзенә яңа танышлар, фикердәшләр, бәлки, гомерлек истәлекләр дә таба алачак. Чараны ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле артисткасы Алсу Мәгъсүмҗанова алып барачак.
- SäydäşART фестивале музей киңлеген заманча мәдәни очрашулар урынына әйләндерә, иҗатны, музыканы һәм татар мәдәниятен киң җәмәгатьчелеккә якынайта. «Кадерле кичләр» дә шул традицияне дәвам итеп, милли мәдәниятнең бүгенге көндә дә заманча һәм һәркем өчен ачык булуын күрсәтә, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз