news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Салих Сәйдәшев һәм Кәрим Тинчурин тормышы турында анимацион видеоролик чыккан

Салих Сәйдәшев һәм Кәрим Тинчурин тормышы турында анимацион видеоролик чыккан

«Абау» студиясе Салих Сәйдәшев һәм Кәрим Тинчурин тормыш сәхифәләреннән анимацион видеоролик тәкъдим итә. Ролик халыкара мәдәният көне уңаеннан бүген тәкъдим ителә.

«2022 елда мәшһүр шәхесләр турында шундый 10 видео чыгару планлаштырыла. Видеолар өч телдә – татарча, русча һәм инглиз телендә эшләнә», – ди ТР Мәдәният министрлыгының бүлек мөдире Айрат Фәйзрахманов.

Видеороликлар ТР Мәдәният министрлыгы ярдәмендә дөнья күрә.

Татар мәдәниятенең күренекле шәхесләре тормышыннан булган әлеге серияне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрләрдәге үз аккаунтында тәкъдим иткән иде. Аның беренче видеосы Илһам Шакировка багышланды.

«Иҗади тандем: Сәйдәшев, Тинчурин» видеоролигы Рабит Батулланың «Тузга язмаган хәлләр» китабына нигезләнгән. Режиссер – Дамир Аллямов. Сценарий – Искәндәр Вахитов, Дамир Аллямов. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100