Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Сәлимгәрәев: Журналистиканың төп принциплары үзгәрмәде, технологияләр барлыкка килде
Вакытлар узу белән журналистиканың төп принциплары үзгәрешсез кала, әмма мәгълүмат җиткерүнең алымнарына йогынты ясый торган яңа технологияләр барлыкка килә. «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев Казан федераль университетында узган «Практиклар һәм педагоглар: журналистларга заманча белем бирү нинди булырга тиеш» стратегик сессиясендә шундый фикере белән уртаклашты.
«Кадрлар мәсьәләсе – бүгенге көндә иң проблемалы тема. Технологияләрнең даими рәвештә үзгәреп торуыннан чыгып эш итәргә кирәк. Аларга университетта биш ел уку дәверендә өйрәтү мөмкин түгел, иң мөһиме, студентларның үзгәрми торган төп принципларны үзләштерүе», - дип белдерде ул.
Сәлимгәрәев сүзләренчә, эшкә урнашкан вакытта урыннарда эшләү принципларына һәм алымнарына әзер булсыннар өчен, студентларның бүгенге редакцияләр эшли торган шартларда белем алуы мөһим. Бу коллективта мөнәсәбәтләр урнаштыра, үз фикерен яклый һәм мәгълүматны дөрес итеп җиткерә белә торган көндәшлеккә сәләтле журналистлар тәрбияләргә мөмкинлек бирәчәк, дип ышана ул.
Шул ук вакытта, медиага, шул исәптән видео төшерү һәм монтажлау, текст язу һәм башкаларга кагылышлы төрле бурычларны бер үк вакытта үтәргә сәләтле журналист кадрларга ихтыяҗ бар, дип искәртте «Татарстан - Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры, ТР Журналистлар берлеге рәисе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов.
«Безнең дөньядагы зур технологик үзгәрешләрдән артта калырга хакыбыз юк. Бүген безнең ихтыяҗ – ничек кенә авыр тоелмасын, бер үк вакытта дистәләгән бурычны үтәргә әзер булган мультипрофессиональ кадрлар. Видеога төшерү, монтажлау һәм барлык платформаларда тиз арада, сыйфатлы итеп урнаштыру», - диде ул.
Журналистик юнәлешендә укучы студентларга күп кенә күнекмәләргә ия булырга, шул ук вакытта иҗат турында да онытмаска кирәк. Боларның барысына да практикада, өстәвенә төрле гаммәви мәгълүмат чараларында төшенүләре мөһим, дип сүзен төгәлләде Әминов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз