news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сәлимгәрәев «Татмедиа»ны «Россиянең иң яхшы 10 газетасы 2024»тә җиңүе белән котлады

«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев агентлыкның генераль директоры Шамил Садыйков һәм аның җитәкчелегендәге коллективны «Лениногорск хәбәрләре», «Чаллы хәбәрләре», «Ютазы таңы», «Зеленодольская правда» һәм «Нократ» басмаларының уңышы Бөтенроссия дәрәҗәдә танылуы белән котлады. Искәртик, санап үтелгән массакүләм мәгълүмат чаралары («Татмедиа» филиаллары) «Россиянең иң яхшы 10 газетасы 2024» конкурсында җиңүче булды.

«Конкурс комиссиясенең Россия Федерациясенең ун газетасыннан бишесен безнең республикадан сайлап алуы Татарстан басмаларының үзләрен саклау һәм үстерү кебек катлаулы бурыч өстендә интенсив эшләвен дәвам итүен күрсәтә», - дип билгеләп үтте Айдар Сәлимгәрәев үзенең котлау телеграммасында.

Ул шулай ук әлеге җиңү медиасфера ярдәмендә хакимият белән җәмгыять арасында тыгыз бәйләнеш булдыруның кирәклеген тагын бер кат раслый, дип өстәде.

«Котлауларымны кабул итегез, алга таба да яңа җиңүләр телим!», - дип яза азактан Сәлимгәрәев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100