news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сәлимгәрәев татарстанлыларны даими телетапшырулар башлануга 65 ел тулу белән котлады

Сәлимгәрәев татарстанлыларны даими телетапшырулар башлануга 65 ел тулу белән котлады
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев Татарстан телетапшырулар профессиональ бергәлеген һәм республика халкын Казан телевидение студиясендә даими тапшырулар башлануга 65 ел тулу белән котлады.

«Тарихтагы бу мөһим этап республика телевидениесе казанышлары турында гына сөйләми, Татарстанның мәдәни байлыгы символы да булып тора», - дип ассызыклады ул.

«Бу еллар дәвамында безнең телевидение зур темплар белән үсә, алдынгы цифрлы тапшыру технологияләрен үзләштерә! Ә иң мөһиме – аңа элеккечә ихтыяҗ бар һәм ул Татарстанда яшәүче һәркемнең йортына керә. Җирле яңалыклар көн тәртибенә карата тамашачы кызыксынуы югары булуны билгеләп үтү дә артык булмас. Болар барысы илһамландыра, күңел ача һәм мәгълүмат бирә торган югары сыйфатлы һәм бай эчтәлек нәтиҗәсе», — диде Сәлимгәрәев.

«Татарстанның зур телегаиләсе талантлы кешеләргә бай. Телеканаллар йөзләре эмоцияләр тапшыру һәм экранда уңай атмосфера тудыру осталыгы белән тамашачылар йөрәген яулауны дәвам итә. Аларның тавышы берничә буын кешеләр өчен таныш һәм якын», — дип өстәде ул.

«Яңа матур идеяләр һәм илһамландыргыч проектлар, югары рейтинглар һәм бетмәс-төкәнмәс дәрт телим!» – дип йомгаклады Айдар Сәлимгәрәев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100