news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сәлимгәрәев: Татарстанлыларга сайлауны гаилә бәйрәме буларак кабул итүне кире кайтарабыз

Сәлимгәрәев: Татарстанлыларга сайлауны гаилә бәйрәме буларак кабул итүне кире кайтарабыз

«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев сайлауларны гаилә бәйрәме буларак кабул итүне кире кайтарабыз, диде. Ул ТНВда узган «Гаилә белән сайлыйбыз» телемарафонына килеп, Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров белән бергә марафонның барышы белән танышты.

«Без халыкның ифрат активлыгын күзтәбез, күпләр гаилә белән киләләр. Телемарафонда катнашучы гаиләләр үрнәк булып тора. Минем уйлавымча, гаилә белән тавыш бирү — яхшы, матур традициягә әвереләчәк», — дип билгеләде Айдар Сәетгәрәй улы.

Исегезгә төшерәбез, бүген, Президент сайлауларының өченче көнендә, ТНВ телеканалында «Гаилә белән сайлыйбыз» исеме астында 12 сәгатьлек гаилә телемарафоны оештырылды. Туры эфир иртәнге 8дә старт алды. Марафонда 100 артык кунак катнашты. Танылган сәясәтчеләр, җитәкчеләр һәм татар эстрадасы йолдызларының гаиләләре килде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100