news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сәлимгәрәев Шәймиевның элеккеге матбугат сәркатибе турында: Ул сүзгә бик сак карый иде

Сәлимгәрәев Шәймиевның элеккеге матбугат сәркатибе турында: Ул сүзгә бик сак карый иде
Фото: «Татар-информ»

Татарстанның беренче Президентының элеккеге матбугат сәркатибе, журналист һәм язучы Әнәс Хәсәнов бик пөхтә, педант кеше иде. Бу хакта «Татар-информ»га «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев сөйләде.

«Мин хезмәт юлымны аның янәшәсендә башладым һәм аны сүзгә сак караучы, бик пөхтә, педант кеше итеп хәтерлим», - дип искә ала Сәлимгәрәев.

Шул ук вакытта Әнәс Хәсәнович, аның сүзләренчә, башка кешеләрдән дә эшкә шулай ук җаваплы карауны таләп иткән.

«Юлларда йөрүләр күп булган чакта, ул ашамыйча барысын да эшләп бетерә, тапшыра, ә аннары икенче урынга чыгып китә ала иде. Һәр очрашу яки вакыйганы ул бик тиз язып ата иде», - дип уртаклашты Сәлимгәрәев.

Искәртик, Татарстан Республикасының беренче Президенты матбугат сәркатибе, журналист һәм язучы Әнәс Хәсәнов 23 августта 89 яшендә вафат булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot