news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сәлимгәрәев «Россия» форумында: Татарстандагы эшләр белән ачыктан-ачык кызыксыну күрәбез

Сәлимгәрәев «Россия» форумында: Татарстандагы эшләр белән ачыктан-ачык кызыксыну күрәбез

Бүген Мәскәүдә «Россия» Халыкара форум-күргәзмәсе кырларында Татарстан көне уза. Кунаклар республикадагы эшләргә зур кызыксыну белдерә. Бу хакта «Татар-информ» белән әңгәмәдә «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев сөйләде.

«Хис-кичерешләр яхшы, республиканың, республика дусларының казанышының якты чагылышы. Иң мөһиме - кешеләр килсен. Без үзебездәге эшләргә ачыктан-ачык кызыксыну күрәбез. Һәм боларның барысын да лаеклы итеп тәкъдим итә алдык», - диде агентлык әңгәмәдәше.

Аның фикеренчә, традицияләр — вакыйгаларны җиткерә торган төп идея. Искәртик, Татарстан күргәзмәдә биш мәйданчыкта тәкъдим ителә. Экспозицияләр республиканың сәнәгать, авыл хуҗалыгы, икътисад, медицина, мәдәният һәм туризм өлкәләрендә әһәмиятле казанышлары турында сөйли.

«Төп җиткерә торган идея - безнең тормышыбыздагы традицияләр, һәм ахыр чиктә халкыбызның мәдәниятенә һәм ментальлегенә корылган икътисади модельнең нигезе булып тора», - диде Айдар Сәлимгәрәев.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Россия» халыка күргәзмә-форумында кунакларны сәламләде.

«Россия» күргәзмә-форумы 4 ноябрьдә ВДНХ мәйданчыгында ачылды һәм 12 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Биредә Россиянең 89 төбәгенең, эре компанияләрнең, министрлыкларның һәм оешмаларның казанышларын күрсәтәчәкләр. Күргәзмәгә РФ Президенты Владимир Путин да килер дип көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100