news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сәлимгәрәев медиабергәлек исеменнән Хәйруллинның вафатына бәйле рәвештә кайгы уртаклашты

«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев Татарстан медиабергәлеге исеменнән ТР Иҗтимагый палатасының элеккеге рәисе, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре Илгиз Хәйруллинның вафат булуына бәйле рәвештә кайгы уртаклашты.

«Хезмәттәшебезнең туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз һәм алар белән бергә кайгырабыз. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Иҗтимагый палата рәисе, Журналистлар берлеге идарәсе рәисе – бу талантлы оештыручы һәм ихлас күңелле кеше хезмәт куйган җаваплы вазифаларның тулы булмаган исемлеге. Аның хезмәтләре «Мактау билгесе» ордены, «Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләр өчен» ордены, II дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләр өчен» орден медале кебек Хөкүмәт бүләкләре белән хаклы рәвештә билгеләп үтелде», – дип искәртте Айдар Сәлимгәрәев.

Илгиз Хәйруллин 22 февральдә 86нчы яшендә вафат булды. Мәрхүм белән хушлашу мәрасиме 24 февральдә 8.00 сәгатьтә Александр Пушкин исемендәге Мәдәният үзәгендә узачак.

Элегрәк Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Илгиз Хәйруллинның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашкан иде.

«Илгиз Кәлимуллович вафат булуга бәйле рәвештә бик кайгырабыз. Ул гомерен туган республикасына хезмәт итүгә багышлады һәм һәрвакытта да чын күңелдән эш дип янып йөрде. Ул безнең күңелдә ярдәмчел һәм талантлы җитәкче булып калачак. Гаиләсенә бу зур югалтуны күтәрергә көч һәм сабырлык телим», - диде ТР Рәисе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100