news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сәлимгәрәев II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнде

Сәлимгәрәев II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнде
Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнде. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин указында әйтелә. Документ хокукый мәгълүмат интернет-порталында урнаштырылган.

Документта билгеләп үтелгәнчә, Сәлимгәрәев «иҗтимагый әһәмиятле чаралар әзерләү һәм уздыруда актив катнашкан өчен» бүләкләнде.

ТНВ генераль директоры Илшат Әминов та шундый ук бүләккә лаек булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot