Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Салих Сәйдәшевнең иҗатын һәм мирасын тикшерүгә багышланган “түгәрәк өстәл” үткәреләчәк
Салих Сәйдәшевнең иҗатын һәм мирасын тикшерүгә багышланган “түгәрәк өстәл” үткәреләчәк
(Казан, 5 март, “Татар-информ”, Маһирә Миңнуллина). 10 мартта Татарстан Композиторлары берлегендә Салих Сәйдәшевнең күпкырлы иҗатын һәм мирасын тикшерүгә багышланган “түгәрәк өстәл” утырышы үткәреләчәк.
С.Сәйдәшевнең тууына 105 ел тулу уңаеннан узачак бу “түгәрәк өстәл”нең максаты булып татар профессиональ музыкасына нигез салучыларның берсе, опера, балет, музыкаль комедия, симфоник һәм хор музыкасы, масса-көнкүреш һәм эстрада жанрларның үсешенә этәргеч ясаган, шулай ук иҗатының төп урынын диярлек биләгән спектакльләргә язылган музыкаль әсәрләрен барлау, аларны тиешле дәрәҗәдә өйрәнү һәм киләчәк буыннарга түкми-чәчми җиткерү тора.
С.Сәйдәшев музее 1990 елда ук ачылган булса да, ул бүгенгә кадәр тулы көченә эшләп китә алмый. Башлангыч чорда анда фәнни бүлек ачу каралган иде. Ул да әле хәзергә кадәр оештырылмаган. Утырышта бу мәсьәләләр җентекләп тикшереләчәк һәм җитешсезлекләрне тиз арада бетерү буенча ачыктан-ачык сөйләшү булачак.
Утырыш эшендә композиторлардан Ренат Еникеев, Мирсәет Яруллин, музыка белгече, профессор Мәхмүт Нигъмәтҗанов, Казан дәүләт консерваториясе профессоры Маргарита Фәйзуллина, кафедра мөдире Александр Маклыгин, шулай ук С.Сәйдәшев музееның иҗтимагый Советы җитәкчесе Миңгол Галиев һ.б. катнашачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз