news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Салих Сәйдәшев музеенда заманча технологияләр ярдәмендә ясалган экспонатлар урын алачак

Музейның яңартылган бинасы 3-5 ел эчендә әзер булыр дип көтелә.

Салих Сәйдәшев музеенда заманча технологияләр ярдәмендә ясалган экспонатлар урын алачак
Ильнар Тухбатов

(Казан, 2 март, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Салих Сәйдәшев музееның яңартылган бинасында заманча технологияләр ярдәме белән ясалган һәм элеккеге экспонатлар урын алачак. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Салих Сәйдәшев музее директоры Эльвира Низаметдинова хәбәр итте.

“Музейда яңа технологияләр ярдәмендә ясалган күп кенә экспонатлар булачак. Шул исәптән элеккеге әйберләр дә сакланып калачак”, - диде директор.

“Музей музыкаль формада булачак. Монда “Зәңгәр шәл” спектакле күренешләрен, шулай ук опера һәм балетны сурәтләгән экспонатлар булачак”, - диде музей директоры Эльвира Низаметдинова.

Казанда Максим Горький урамы 18 йорт буенча урнашкан музей 3-5 ел эчендә әзер булыр дип көтелә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100