news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Салих Сәйдәшев музее хезмәткәрләре композиторның билгеле булмаган кулъязмасын тапкан

«Салих Сәйдәшевның Үзбәкстанда Китаб һәм Каттакурган шәһәрләре театрында баш режиссер булып эшләве дә ачыкланды», — диде музей директоры.

Салих Сәйдәшев музее хезмәткәрләре композиторның билгеле булмаган кулъязмасын тапкан
Салават Камалетдинов

(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Салих Сәйдәшев музее хезмәткәрләре радиокомитетка Татарстанның халык артисты, татар композиторы Салих Сәйдәшевның билгеле булмаган кулъязмаларын ачыклаган.

«Музей хезмәткәрләре „Бишбүләк“ операсының беренче пәрдәсе ноталарын тулаем таптылар. Ул ноталарны беркем белми иде. „Зәңгәр шәл“ спектакленең төрле вариантларын ачыкладык. Нәшер ителмичә калган әсәрләрнең өзекләре һ.б. килеп чыкты», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә биргән әңгәмәсендә музей җитәкчесе Эльвира Низаметдинова.

Моннан тыш, алар Салих Сәйдәшев оркестрында скрипкада уйнаган музыкант Мөхәммәт Яушевның Сәйдәш әсәрләрен күчереп алган ноталарын да тапкан. «Ул — Сәйдәш әсәрләрен басма ноталар белән күчерә барган бердәнбер музыкант. Аннан кала, бездә Сәйдәшевнең барлык фотографияләре диярлек саклана. Үзе исән чагында ясалган, аның автографы куелган бердәнбер портреты бар», — диде директор.

Музей хезмәткәрләре хәзерге вакытта Сәйдәшевның фәнни биографиясен әзерли. Ул аның якыннары язып калдырган истәлекләрдән чыгып туплана. «Без эзлеклелекне саклап, вакыйгаларны көнен-көнгә язарга тырышачакбыз. Туганнан алып, вафатына кадәр. Аны тәртипкә салып, бизәлешен генә ясыйсы калды. Нәшер дә итәрбез дип уйлыйм. Ул композиторның бердәнбер фәнни биографиясе булачак», — ди Эльвира Низаметдинова.

«Аның Үзбәкстанның Китаб һәм Каттакурган шәһәрләре театрында баш режиссер булып эшләве ачыкланды. Ул җәйләрен шунда барып эшли торган булган. Тинчурин актерлары театрга барып кергәч, Сәйдәшнең зур портретын күреп шаккаткан. Бу безнең композитор бит дигәч, юк, ул безнең театрның режиссеры иде, дип аңлаталар», — дип сөйләде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100