news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Салехардта юл һәлакәтендә имгәнгән Казан кешесен Республика хастаханәсенә кайтарганнар

Казанда яшәүче 47 яшьлек ир-ат вахта йөк машинасы белән Салехардта җитди юл-транспорт һәлакәтенә юлыккан. Аны самолет белән Татарстан Республикасы клиник хастаханәсенә кайтарганнар. Бу хакта клиниканың матбугат хезмәте хәбәр итә.

47 яшьлек ир-ат йөк машинасында барганда буран булган. Хатыны сүзләренә караганда, юл билгеләре һәм киртәләр булмау сәбәпле, алда юлны ремонтлауларын ул күрмәгән. Йөк машинасы зур тизлектә өч метрлы чокырга барып төшкән. Машина йөртүченең оча сөяге, аяклары, күкрәк читлеге сынган, аны Салехард хастаханәсенә китергәннәр.

«Табиблар пациентка операцияне аны тернәкләндерү вакытында күзәтергә тиешле шул ук табиб эшләргә тиеш дип аңлатты. Төрле төбәкләрдә медицина хезмәткәрләренең дәвалау тактикасы аерылып тора. Гаилә ир-атны Казанга күчерү турында карар кабул итте», – диделәр матбугат хезмәтендә.

Туганнары һәм эш бирүчесе ярдәмендә ир-атны Мәскәүдә күчереп утыртып, самолетларда Казан аэропортына китергәннәр. Анда аны Республика клиник хастаханәсенең санитар авиация табиблары каршы алган.

Хәзер ир-атның хәле уртача һәм ул операциягә әзерләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100