news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Салехард шәһәренең «Ватан» Татар мәдәнияте үзәге хатын-кызлары хәрбиләргә өй токмачы ясый

Салехард шәһәре хәрбиләре өй токмачы ашаячак. «Ватан» Татар мәдәнияте үзәге активистлары һәр кичне җыелып, өй токмачы ясыйлар. Шулай итеп, алар 10 көндә 250 йомыркадан токмач әзерләгән. Бу якынча 30 кг була. Бөтендөнья татар конгрессы шул хакта хәбәр итә.

«Токмачны йомыркадан гына ясыйбыз, бераз тоз өстибез. Бисмилла әйтеп камыр баса башлыйбыз. Кайвакыт, эш тизрәк барсын өчен, камырны өйдә әзерлибез. Әзер, киптерелгән токмачны шунда ук тартмаларга салабыз», - дип сөйләде үзәк активисты Сәхитә Габидуллина.

Токмачларның беренче партиясен махсус хәрби операция зонасына Раштуадан соң җибәрергә җыеналар. диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100