Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Шәле мәчете имамы Тимур Латыйпов: Авылда даруханәне ябарга телиләр, халык йөреп интегәчәк
Питрәч районының 3 мең кеше яшәүче Шәле авылында «Таттехмедфарм» дәүләт унитар предприятиесенең даруханәсен ябарга җыеналар. «Таттехмедфарм» авыл халкына биргән рәсми җавапта, Шәле даруханәсенең 10 елга якын финанс яктан табышсыз булуы билгеләнә. Аннары медикаментлар ассортиментын арттырсалар да, ихтыяҗ булмаганын язалар. Даруханә эшен быел 25 декабрьдә туктатылачагы билгеле булды. Авыл халкы исеменнән «Татар-информ»га урындагы мәчетнең имамы Тимур хәзрәт Латыйпов мөрәҗәгать итте һәм әлеге социаль әһәмияттәге объектның авылдашлары өчен никадәр мөһим булуын аңлатты.
«Берәр ай элек, даруханәдә эшләүче апа безгә игълан ясады. Декабрь аеннан даруханәне ябалар. Ә ул бит бик мөһим, безнең өч мең кеше яшәгән авыл өчен дә, тирә-яктагы авыллардагы халыкка да кирәк. Бу тирәдәге бердәнбер даруханә аеруча өлкәннәр, карт әби-бабайлар өчен дә мөһим. Пенсионерлар үзләре әйтүе буенча, алар хөкүмәт даруханәсенә генә кайта торган даруларны алалар. Ябыла калса, машинасы булмаган өлкәннәргә дә, инвалидларга да, шикәр диабеты белән чирләүчеләргә Питрәчкә йөрергә туры киләчәк, район үзәгенә кадәр бездән якынча 10-15 чакрым. Авыл халкы Питрәчкә кадәр йөреп интегәчәк», – дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Әңгәмәдәш, авылда гаилә корып, төпләнүче яшьләр дә булуын һәм балалар өчен дә медикаментлар кирәк чакта даруханә уңайлы булуын ассызыклады. Ул шулай ук үзенең балалары авырып китсә шул ук даруханәгә йөгерүен әйтеп китте.
«Мин мәчет хәзрәте булгач, халык мөрәҗәгать итте. Казандагы журналистларга, вакытлы матбугат басмасына чыгарга, шалтыратырга кирәк, дигән фикергә килдек. Иң башта «Таттехмедфарм» җитәкчелегенә дә язып караган идек. Андагы җавап нигезендә, бу даруханәнең эше – рентабельле түгел, диелгән. Хәзер бармак фәлән яраланса, киселсә дә Питрәчкә барырга булачакмы соң?.. Безнең халыкны даруханә ябылу мәсьәләсе борчуга сала. Табыш китермәгәнгә генә даруханәне ябып, халык сәламәтлеге белән уйнап булмый бит инде… Әлбәттә, амбулаториягә кирәкле дарулар кайтарылачак, диләр. Ләкин, ул кайчан булачак, ничек эшләячәге билгеле түгел», – ди ул.
- Бүгенге көндә «Таттехмедфарм» структурасына 169 даруханә керә. Аларның 119 (яки 70 проценты) авыл торак пунктларында урнашкан. Шәле табиблык амбулаториясенә фармацевтика эшчәнлеген алып бара башлау өчен иң башта лицензия дә алу туры киләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз