news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Салаватның юбилей концерты узачак
Бүген Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында РФ атказанган, Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Салават Фәтхетдиновның 50 яшьлек юбилее уңаеннан зур концерты узачак
Скопировать ссылку
(Казан, 25 гыйнвар, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Бүген Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында РФ атказанган, Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Салават Фәтхетдиновның 50 яшьлек юбилее уңаеннан зур концерты узачак.
Салават Фәтхетдинов – 1960 елда Башкортстанның Аксәет авылында дөньяга килә. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Стәрлетамак мәдәни-агарту училищесында белем ала. Берничә ел клуб мөдире булып эшли. Аннары Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтының режиссерлык бүлегенә укырга керә. 1989 елда аны тәмамлый. Шул ук елда “Татар җыры-89” бәйгесе лауреаты булып табыла. 1991 елда - Салаватка Россия Федерациясе атказанган артисты исеме, 1995 елда исә Татарстанның халык артисты исемнәре бирелә. Салават Фәтхетдинов - автоспорт буенча халыкара дәрәҗәдәге спорт мастеры, Россия чемпионы да.
Юбилей концертында Салаватны туган көне белән котларга татар һәм башкорт эстрадасы йолдызлары - Татарстанның халык артистлары Хәмдүнә Тимергалиева, Хәния Фәрхи, Айдар Фәйзрахманов, җырчылар Җәвит белән Зөлфия Шакировлар, Өфедән “Кәрвансарай” фольклор-эстрада төркеме, Миләүшә Тәминдарова җитәкчелегендәге ТР Дәүләт камера хоры, Рәсим Ильясов җитәкчелегендәге “Казан нуры” Казан халык уен кораллары оркестры һәм башка иҗатташ дуслары һәм төркемнәре киләчәк. Салават үзе халык яраткан җырларын башкарачак, дип хәбәр итә проектның координаторы Илсөяр Гәрәева.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2