news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«СалаваTik»ларның «Саннар» дип исемләнгән яңа җырына видео чыкты

«СалаваTik»ларның «Саннар» дип исемләнгән яңа җырына видео чыкты
Фото: © "Татар-информ"

Бүген Интернет киңлекләрендә «СалаваTik»ларның «Саннар» дип исемләнгән яңа җырына видео чыкты. Җыр сүзләренең авторы – Резеда Гобәева, көен Эльмир Низамов иҗат итте. Әлеге җыр «Тыпырдык» спектакленнән алынды. Бу турыда оештыручылар хәбәр итте.

«Без «Тыпырдык» спектакленнән берничә җырны «СалаваTik»лар белән башкардык. «Салават күпере», «Планеталар», «Ел фасыллары» җырлы видеоларын балалар җылы кабул итте. Моны YouTube тагы саннар дәлилли. Мәсәлән, «Планеталар» җыры 88 мең карау җыйган. «Тыпырдык»тагы җырларның мондый уңышы нидә соң? Әлбәттә, аларның җиңел, аңлаешлы телдә язылуында. Көйнең сабыйларга да тәэсире көчле. Ул җырларга балалар рәхәтләнеп бии, хәрәкәтләнә, – ди «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина.

«Тыпырдык» спектакле режиссеры Илгиз Зәйниев сүзләренчә, спектакльнең төп максаты балалар өчен популяр татар җырлары тудыру. Башта нинди җырлар булырга мөмкин икәнен билгеләгәннәр, шуннан алар тирәсендә сюжет уйлап чыгарганнар.

«Балалар өчен югары сыйфатлы контент булдырасыбыз килгәнгә, Республиканың әйдәп баручы композиторы Эльмир Низамовка бу җырларның идеясен тәкъдим иттек, ул кызыксынып ризалашты һәм җыр сүзләрен язарга шагыйрә Резеда Гобәеваны чакырды. Без дөньядагы иң популяр балалар җырларын җыеп өйрәндек һәм аларның балаларга шулкадәр ошавының серенә төшенергә тырыштык. Шул тәҗрибәләрне өйрәнеп, гениаль композитор һәм чын шигърият белән эшләгәнгә, бәлки, безнең җырлар да балаларның күңелләренә хуш киләдер. Спектакль безнең өчен күбрәк җырлар тудыру өчен сәбәп кенә иде», – ди ул.

Башта ук бу җырларны башкарырга теләүчеләргә фонограммаларын бушлай бирү турында игълан иткәннәр. «Бу мөмкинлек белән Чаллы татар дәүләт драма театры һәм «СалаваTik»лар файдаланды. Без бик шат. Балалар яратып башкара икән, башка татар балалары шуны яратып тыңлый икән, димәк без күпмедер дәрәҗәдә максатыбызга ирешкәнбез, хезмәтләребез бушка китмәгән. «СалаваTik»ларга бары тик уңышлар гына телибез!» – ди «Тыпырдык» спектакле режиссеры Илгиз Зәйниев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100