news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«СалаваTik»ларның «Ашхабад» татар халык җырына төшерелгән яңа видеолары дөнья күрде

Бүген Интернет киңлекләрендә «СалаваTik»ларның «Ашхабад» татар халык җырына төшерелгән яңа видеолары дөнья күрде.

«Халык җырларына мөрәҗәгать итүебез юктан гына түгел, аларның көйләре, мотивлары гади, башкаруы да, истә калдыруы да бик җиңел. Видеоның сценариен уйлаганда, дуслык төшенчәсенә басым ясарга тырыштык. Видеода Салаватиклар төрле континентларда яши. Ләкин бу аларга дус-тату булырга комачауламый. Дөньяның кайсы гына почмагында яшәсәк тә, безне дуслык берләштерә. Ә безнең очракта татар җыры милләтәшләребезне берләштерсен, татар җырларын тыңлаучы, «Салаватик»ларга кушылып җырлаучылар артканнан-артсын иде», – ди «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина.

Салаватиклар арасында да дуслык көннән-көн ныгый. Салаватик булырга теләүче балалар, берләшеп, быел «Салаватик» балалар студиясенә йөри башлаган иде. Җәйге каникуллардан соң мәктәптә укулар дәвам итәчәк, ди «Салаватик мәктәбе» оештыручылары.

«17 сентябрьдән дәресләрне башлыйбыз. Атнаның сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә дүрт юнәлеш буенча укулар уздырыра башлыйбыз. Татар теле, хореография, вокал һәм сәхнә осталыгы буенча дәресләрне балалар зарыгып көтә. Укуларга барлыгы 60 лап бала язылды. Быелгы укуларның яңалыгы да бар. Тырышып, дәресләрне калдырмыйча барлык дәресләрдә дә актив катнашкан балалар Салаватикларның видео клипларында катнаша алачак», – ди Салаватик мәктәбе оештыручылары.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100