Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«СалаваTik»лар Яңа елга бүләккә «Кыш бабай» җырын тәкъдим итте
«СалаваTik»лар тамашачыларына Яңа елга бүләк әзерләде. Интернетта алар башкаруында Әнәс Кари сүзләренә язылган, татар халык көенә иҗат ителгән «Кыш бабай» җырының видеосы чыкты. Бу турыда оештыручылар хәбәр итте.
«Яңа ел балаларның гына түгел, өлкәннәрнең дә иң көтеп алынган бәйрәме. Шуңа да, бәйрәмгә «СалаваTik»лар алдан әзерләнә башлады. «Кыш бабай» җырын тәрбиячеләр, музыка укытучылары балалар бергә өйрәнә алсын дип, ноябрь аенда ук, җырның видеосын әзерләдек. Нәни дусларыбызга бу җыр ошар дип ышанып калабыз. Чыннан да, бик җиңел җыр, сүзләре дә тиз отып алына», - диде «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина.
Видеода төп герой – Кыш бабай ролендә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры актеры Илфак Хафизов.
«Без кызларым белән «СалаваTik»ларны бик яратабыз. Көн саен кушылып җырлыйбыз, биибез. «СалаваTik»ларның кызыклы һәм җаваплы эшләрендә уңышлар телим. Илһам чыганаклары ташып торсын, без әти-әниләрне балаларны сөендереп тагын бик күп видеоязмалар әзерләргә язсын», - диде Илфак Хафизов.
Яңа елга «СалаваTik»лар нәни тамашачыларына тагын бер бүләк әзерли. 16 декабрьдә 18.00 сәгатьтә Б.Рәмиев исемендәге ИТ-паркта «СалаваTik»лар татарча Яңа ел концерты куя.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз