Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Салаватик»лар «Үчтеки» җырына клип төшергән
Үчтеки» уенын «Салаватик»лар беләнөйрәнәбез!
Бүген интернет киңлекләрендә «Салаватик»ларның «Үчтеки» җырлы-уенлы видео клиплары дөнья күрде.
- «Үчтеки» — татар халкының борынгыдан килгән күңелле такмак-уеннарының берсе. Аны әниләр, әбиләр кечкенә балалар белән уйнаганда әйткәннәр. Бу уен-такмак аша сабыйны сөендергәннәр, аның белән аралашканнар һәм матур теләкләр теләгәннәр.
«Үчтеки»не гадәттә кечкенә баланы кулга алып яки тез өстенә утыртып уйнаганнар. Такмак ритмына туры китереп, баланы әкрен генә өскә күтәргәннәр, тездә сикерткәннәр, кулларын хәрәкәтләндергәннәр. Ахырда исә баланы сөеп, кочаклап куйганнар. Шулай итеп, «Үчтеки»дә җыр да, хәрәкәт тә, аралашу да бергә үрелгән.
«Салаватик»лар проекты җитәкчесе Зилә Фәйзуллина фикеренчә, мондый уен-такмакларны бүгенге балаларга җиткерү бик мөһим.
«Салаватик»лар аша татар халык фольклорын яңадан искә төшерергә һәм популярлаштырырга телибез. Мондый җырлы уеннар күңел ачу өчен генә түгел. Алар бала белән әти-әни арасындагы җылы мөнәсәбәтләрне ныгытырга ярдәм итә. Элек әби-бабаларыбыз баланы җырлы такмаклар, уеннар белән тынычландырган, кызыксындырган. Бүген дә әти-әниләр сабыйлары белән шундый уеннар уйнап, татар телендә җырлап аралашса, бу матур традицияләр яңадан тормышыбызга кайтыр иде.
«Үчтеки» — җырлы уен гына түгел. Ул — балага мәхәббәтне сүз, көй һәм хәрәкәт аша җиткерә торган матур традиция. Аны өйрәнү, уйнау һәм киләчәк буыннарга тапшыру — безнең уртак бурычыбыз», - ди Зилә Зиннур кызы.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз