news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«СалаваTik»лар Тукай әкиятләре геройлары белән «Дуслык җыры»на клип төшергән

Бүген «СалаваTik»ларның «Дуслык җыры» дигән видеосы чыкты. Җырның авторы - Резеда Гобәева, көен Марат Әхмәтшин иҗат иткән.

«Дуслык җырының» сүзләренә дә кызым белән спектакль караганда игътибар иттем. Шул вакытта барлык татар балаларына да бу җырны ишеттерәсем килде. Ә «СалаваTik»ларны яратып тыңлаучы нәни дусларыбыз ишетеп кенә калмасын, сүзләрен отып, җырласыннар иде, дигән фикер үсә барды», - диде «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина.

Җыр тамашачыларга Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры репертуарындагы «Кәҗә, сарык һәм башкалар» спектакле аша таныш. «Илгиз Зәйниев Габдулла Тукайның «Кәҗә белән сарык» һәм башка әкиятләренә мөрәҗәгать итеп, балалар өчен 2015 елда бик оригиналь спектакль тәкъдим итте. Төп геройларның маҗаралы сәяхәтләре җырлар белән бергә үрелеп бара», - дип искәртте баш мөхәррир.

«СалаваTik»ларның бүгенге көндә 50 җырга клибы төшерелгән. «Кайсы гына җырны алып карасак та, ул җырларның нигезендә нәрсәгә дә булса өйрәтү, тәрбия салынган. Сабыйларыбыз җырларның сүзләрен отып алганда, ул сүзләрнең мәгънәсенә дә төшенә алсалар без шат булыр идек. Клипта да спектакльдәге төп геройлар – Кәҗә белән сарыкны күрергә мөмкин», - дип аңлатты Зилә Фәйзуллина.

Баш мөхәррир Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры актёрлары – Алмаз Сабирҗанов һәм Фәннүр Мөхәммәтҗановка рәхмәт әйтте. «Проектыбызда катнашырга ризалык биргәч, бик сөендек», – диде ул.

Спектакльнең композиторы Марат Әхмәтшин спектакльгә әзерләнгән вакытны җылы хисләр белән искә төшерде. «Илдус Габдрахманов, Сәлимә Әминова, Илгиз Зәйниев, Сергей Скоморохов, театр артистлары бик дус компания булып чыкты, анда барысы да бер-берсен ярты сүздән аңлый. Иҗади мохиттә, һәркем зур теләк белән, илһамланып эшләде. Әкиятнең сюжеты күптән билгеле булса да, минемчә, спектакльгә яңа кәеф, яңа төсмерләр кертә алдык», - диде ул.

«Илгиз Зәйниев пьесасындагы шигырьләр белән эшләү аеруча ошады. Чөнки алар бик музыкаль. «Кәҗә, сарык һ.б» спектаклендәге җырларны үзем дә рәхәтләнеп тыңлыйм. Спектакльне әзерләүдә үз өлешемне кертә алуыма Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрына чиксез рәхмәтлемен. Спектакль белән әле таныш булмаган һәркемне карарга чакырам. Сез аннан күтәренке кәеф һәм уңай энергия алырсыз!» – диде композитор.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100