Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«СалаваTikлар» табигатьне яратырга һәм сакларга өнди торган җыр яздырган
Бүген интернет киңлекләрендә «СалаваTik»ларның яңа җырга видеолары дөнья күрде. Дания Нәгыйм сүзләренә, Әлфия Һадиева көенә иҗат ителгән «Табигать кочагында» дип исемләнгән җыр «Салават күпере» журналының махсус саны өчен язылды. Журналның август саны Кызыл китапка багышланган.
«Балаларда әйләнә-тирә дөньяга, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү өчен, журналыбызның август санын Кызыл китапка багышларга булдык. Бу санда нәни укучыларыбыз илебездә бик сирәк очрый торган һәм бетү чигенә җиткән үсемлекләр, хайваннар һәм кошлар белән танышыр, Хәлил исемле урманчы малае һәм аның дусты – Зирәк исемле ябалак турында әкият укыр. Сәрбиназ белән бергәләп кызыклы тәҗрибә ясар, мавыктыргыч уеннар уйнар. Редьярд Киплинг әкиятен укып, китның ни өчен вак балыкларны гына ашавын белер. Ә инде «Салаватик»лар башкаруындагы «Табигать кочагында» җыры әлеге теманы тагын да яхшырак үзләштерергә һәм истә калдырырга ярдәм итәр» – ди «Салават күпере» журналы баш мөхәррире Гөлнара Хәйдәрова.
«Безгә бу җыр бик ошады. Бигрәк тә сүзләре мәгънәле. Репетиция вакытында Кызыл китапка кергән җәнлекләрне искә төшердек, кем нинди үсемлек белә, кайсысын күргәне бар – шулар турында аралаштык. Бу җыр аша нәни дусларыбыз да табигатькә сакчыл карарга өйрәнсеннәр иде. Урман-кырлар, елга-күлләр – бик күпләрнең өе. Сулыкларны пычратмыйк, үсемлекләрне өзмик, табигатьне пычратмыйк, чүпне махсус урыннарга гына салыйк – җыр аша шушы теләкләребезне җиткерәсебез килә», – диде «СалаваTik» төркемендә җырлаучы балалар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз