Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«СалаваTik»лар «Салават күпере» журналы юбилеена «Туган көнең белән!» җырын тәкъдим итә
Бүген «СалаваTik»ларның Гөлназ Гарипова-Дениз сүзләренә язылган, Ләйсән Арсентьева көенә иҗат ителгән «Туган көнең белән!» җырының видеосы чыкты. Ул барлык дөнья татар балаларының яраткан журналы «Салават күпере»нең 35 еллыгына багышлап махсус иҗат ителде. Бу хакта журнал редакциясе хәбәр итә.
«Өченче мартта «Салават күпере» журналы нәшер ителә башлауга 35 ел була. 1989 елда аңа язучы Зиннур Хөснияр нигез сала. Журналның беренче саны 1990 елның март аенда чыга. Бүгенге көндә «Салават күпере» – Татарстанда мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен татар телендә басыла торган бердәнбер журнал. Шуңа күрә «Салават күпере» бәхетле һәм гамьсез балачак елларының матур символына әверелгән», - диелә хәбәрдә.
Әлеге басма сабыйларның дөньяны танып белү эшчәнлеген оештыруга, аларның физик, интеллектуаль һәм эмоциональ үсешен тәэмин итүгә, гаилә һәм әйләнә-тирә мохит белән гармонияле мөнәсәбәтләр урнаштыруга ярдәм итә. Үзебезнең «Салават күпере» журналының кечкенә юбилеена бик матур видео чыгарырга теләдек. Махсус «Туган көнең белән!» җырын яздырдык. Видео-клипта нәни тамашачыларыбызны журналның беренче саннары белән дә, анда хезмәт куючы журналист апа-абыйлар белән да таныштырырга теләдек», – ди «СалаваTik» проекты җитәкчесе Зилә Фәйзуллина.
Аның әйтүенчә, журнал чыгару – бик җаваплы һәм авыр эш.
«Укучыларыбызның кечкенә кулларына килеп җиткәнче, журнал бик катлаулы юллар үтә. Бик күп кешеләрнең хезмәт җимеше ул. Һәр хезмәткәр күңел җылысын биреп, укучыларыбызга ошасын дип тырышып эшли. Укучыларыбыз да моны яхшы аңлый, аларның саны кимеми, сигез-тугыз мең тираж белән нәшер ителгән журналыбыз нәни балаларны гына түгел, аларның әти-әниләрен, әби-бабайларын да шатландыра. Алга таба да туган телебездә укучы балалар саны кимемәсен, ә гел артып кына торсын иде», - диде Зилә Фәйзуллина.
«Салават күпере» журналы баш мөхәррире Гөлнара Хәйдәрова журнал редакциясенең бәйрәмгә әзерләнүен, нинди яңалыклар белән укучыларын шатландырырга теләвен, бәйрәм кысаларында нинди чаралар планлаштырылуын әйтте.
«2025 ел – «Салават күпере» журналы өчен бик мөһим ел. Юбилей елыбызда без укучыларыбыз өчен күп кенә чаралар планлаштырабыз. Өченче мартта «Татмедиа»ның брифинг-залында узачак бәйрәм очрашуында планнарны укучыларыбызга да җиткерергә уйлыйбыз. Конференциядә конкурсларда җиңү яулаган укучыларны тәбрикләү тантанасы да, «СалаваTik»лар чыгышы да, зур бәйрәм торты да булачак», – ди Гөлнара Хәйдәрова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз